Страница 1 из 1

ВОШ 29.09.2026 Ответы Олимпиада Школьный этап РОШ. Русская литература для учащихся школ с родным (нерусским) языком обуч

Добавлено: 27 сен 2026, 18:09
kermanov
ВОШ 29.09.2026 Ответы Олимпиада Школьный этап РОШ. Русская литература для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения 16 регион Татарстан 5,6,7,8,9,10,11 класс #Ответы #РОШ #Литература #Татарстан #Олимаиада на 29 сентября 2026 года

Публикуем ответы тут. - https://t.me/olimpiada_otvetis

Тест биремнәре (18 балл).

1. Әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, язучы билгеле бер яңгыраш дулкыны таба да, әсәрнең башка элементларын шуңа яраклаштыра, әсәрнең идеясен аңлауда ярдәм итә, укучыга идеягә мөнәсәбәтле хискә авторның кичерешләрен җиткерә (2 балл):

Җавап: _________________________________

2. Габдулла Тукайның «Кыйтга» шигыре әдәбиятның кайсы чорына карый (1 балл):
1) XIX гасырның икенче яртысы
2) 1920 еллар
3) ХХ йөз башы

3. Әдәби әсәрдә кешенең эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге; язучының кеше күңеленә үтеп керү, аның халәт-кичерешен сурәтләү осталыгы (2 балл):

Җавап: _________________________________

4. Аның романтизмының төп үзенчәлеге – чынбарлык белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтнең асылына төшенеп, тормышны үз табигый сыныннан күтәребрәк сурәтләү. Лирик герое – галәм, җир турында уйланып, борчылып яшәүче шул ук галәм һәм җир кешесе. Ул үзен кешеләр язмышы, аларның киләчәге өчен җаваплы саный. Кайсы әдип турында сүз бара? (2 балл):

Җавап: _________________________________

5. Лирикада авторның аңын, рухи тәҗрибәсен, дөньяны аңлавын һәм аңа карашын, фикерен үз эчке дөньясы, хис-кичерешләре, сөйләме аша җиткерүче әдәби образ (2 балл):

Җавап: _________________________________

6. Күпсанлы ассоциатив сыйфатларны берләштерүче күпмәгънәле, гомуми шартлы образ, туры мәгънәсеннән тыш, аңа бәйле булмаган күчерелмә мәгънә аңлата, аллегориядән аермасы да мәгънәләрнең берничә булуында (2 балл):

Җавап: ________________________________

7. Әсәрдә кызгану, аңларга тырышу хисләренең өстенлек алуы. Бу хисләрне геройлардагы матурлык һәм көчсезлек яки тышкы ямьсезлек һәм рухи матурлык, намуслылык берлеге китереп чыгара (1 балл):
1) романтик пафос
2) сентименталь пафос
3) фаҗигале пафос

8. Стилистик фигура, җавап алу максаты белән түгел, ә бәлки теге яки бу күренешкә укучының яки тыңлаучының игътибарын юнәлтү максаты белән куелган сорау (2 балл):

Җавап: _________________________________

9. Илдар Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» әсәренең жанры (2 балл):

Җавап: _________________________________

10. Икенче көнне иртүк кияү чәенә Сәгыйдәне алырга килгән атка утырып баргач, калтырабрак, аптырабрак каршы чыккан Зөлфия абыстайга да ул һаман элгәреге кебек көләч йөз белән: «Исәнме?» – диде. Өй арасында йөри торган Зөлфия абыстайның килененең кызын да элгәреге кебек итеп сөйде.
Хәзрәт бикәчли торган өйнең ишегенә җиткәч кенә, бердән, алдында упкын ачылган кешедә була торган кебек кот очу аны биләде. Шул өйгә, шул ишеккә каршы бөтен тәне-җаны дошманлык белән тулды… Әлеге әсәрнең исемен, авторын һәм жанрын языгыз (2 балл):

Җавап:____________________________________

Язма җавапка бәйле биремнәр (32 балл).

1. Теоретик төшенчә буларак хронотоп. Аның үзенчәлекләрен Гали Рәхимнең «Идел» повесте мисалында аңлатып языгыз (10 балл).
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________